«Мин» дигәнне яратмыймын, «без» дияргә кирәк
17 март көнне Көек авылының уңган-булган улы, бик күпләргә сөт җыючы буларак мәгълүм Рәис Габделфаяз улы Са¬дыйковка 50 яшь тула.
...Көектә өйләр тау¬га таба салынган, шуңа аларны тигезләр өчен биегәйтеп эшләгәннәр, бүгенге көндә зур мәһабәт өйләр күзләрне иркәли. Шул өйләрнең берсеннән көн дә иртә таңнан Рәис Габделфаяз улы чыга да, машинасына утырып, хуҗалыклардан сөт җыярга юнәлә. Балтач, Көек, Курмала, Норма белән Кариленең бер өлеше һәм Пүскән авылы — аныкы. Мәш килеп сөт җыеп, тиешле урынга илтеп тапшырып кайткачтын, авыл тормышы, өйдәге эшләр башлана.
Биш малай тәгәрәшеп үскән төп нигездә (кызганыч, бер абыйлары вафат, искә алуыбыз рухына дога булып барып ирешсен. З. Ш.) бүген йорт башлыгы Габделфаяз ага белән Зәйтүнә әби иңне- иңгә куеп бик озак еллар улы Рәис һәм килене Гөләндәм белән тату гомер итәләр.
Бүтән малайлар инде башка чыккан. Садыйковларның балалары әйбәт чыкты, хезмәт тәрбиясе белән үстерделәр алар балаларын, эшләп, тормышның ни икәнлеген аңлап-белеп үстеләр, шуңа да бер юлда гына таптанып тормыйлар, карашлары алда, киләчәктә. Шул ук вакытта авыл тормышына да битараф түгел алар.
Ямьле җәйләр җитсә Көек Сабантуена ашкынабыз — Рәис Садыйков депутат булып торганда авылның активисты Гөлфинур Садриевадан кабул итеп алып, яңартып җибәргән авыл бәйрәме икән бит ул! Хәзер менә ничә ел инде район халкы Көек Сабан туен көтеп ала. Кортлык өчен фазенда эшләп куйганнар, өйдәге тәрәзәдән балкып күренеп тора. Дус- туганнар хәзер шунда рәхәтләнеп ял итә. Авылга килеп кергәндә Корыч чишмәсе кала, шулай ук бертуган Садыйковлар төзекләндергән чишмә ул. Рәис һәм Гөләндәм Садыйковлар гаиләсе зарыгып бала көткән гаилә ул, бик озаклап кына кызлары Ясминә, уллары Әлфис тугач Рәис әфәнде кылган изге гамәлләренең юкка түгел икәнлегенә инанган.
Әнә шулай, Рәис Садыйков кирәк икән оештыручы, кирәк икән иганәче, — изге эшләргә якын зат. Авыл гына яшәсен. Үз авылын дөньяның иң матур почмагы белән бер дәрәҗәдә күргән Рәис Садыйков «Шәһәр тормы¬шына кызыкмадым да, әле дә кызыкмыйм, — ди.
— Шәһәрдә рәхәт түгел дигәннәре миңа рәхәт бер сүз булып ишетелә». Авыл җанлы кеше шул ул, ата- баба нигезен таркатмый, олылар амәнәтен саклап гомер итә, балалар үстерә. Мәктәпне тәмамлагач, Әтнә авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә, анда да уенда уку йортын әйбәт кенә тәмамлау, яхшы белем алу була. Техникумны тәмамлагач та эшкә урнашмый әле ул, абыйларына, энесе Рафиска йорт җиткерергә булыша. Садыйковлар нәселендә шулай бит ул, эшне бергәләп эшлисе, өйне дә бергәләп күтәрәсе, тормышны да бергәләп алып барасы. Аннан коммуналь хуҗалыкка эшкә керә, җитәкчеләр белән килешеп эшли, әлеге эш урыны мине күп нәрсәгә өйрәтте, ди ул.
Менә 19 ел инде Рәис әфәнде хуҗалыклардан сөт җыя, үз эшен яратып башкара, үзенә тапшырылган сөттә гаиләдәге һәркемнең дә көче кергәнлеген аңлап, хилафлыклар кылмый эш итә. Пүскән авылы халкын аеруча да үз итә, ир-егетләре өчен тау башында сыйлы бәйрәм дә оештырган әле ул. Рәис Габделфаяз улы авылда яшәве белән бәхетле. «Иртән торгач әти белән әнинең ишеген ачам да, сулышларын тыңлыйм; балаларым, тормыш иптәшем янәшәдә, туганнарыбыз белән гел бергә, кеше белән аралаша-аралаша эшли торган яраткан эшем бар, күңелем кушканча яхшылыклар кылам, эштән кайтып керүгә әти «авыллар тынычмы?», дип кар¬шы ала, әни «сөтеңне урнаштыра алдыңмы?», ди.
— Бу дөньяда адәм баласына ни кирәк тагын?! Авыл, аның халкы өчен дә нинди генә эшкә алынмыйм, һәрчак янәшәмдәге яхшы кешеләрне тулыландырып, юлымда рәхимле бәндәләр очрап тора. Шуңа күрә һәрчак «без» дип әйтәм, үзең генә берни дә эшләп булмый, «мин» — юк сүз ул. Һәрхәлдә дә шундый фикердәмен. Әхмәтхан Гәрәев, Илфир Габдрахманов, Сабирҗан Садриев, Фәнис Шәрипов, Айрат Хәйруллин, Азат Зыятдинов, Рамил Гыйләҗев, Тәүф ы й к Гы й л әҗе в, Хәниф Бариев, Илдар Галиуллин... тагын бик күпләр авылыбыз өчен җан атып торучылар.
Олы яшьтәге хезмәт ветераннары Камил Бари¬ев, Гөлфинур Садриева һәм дә үзебезнең әткәй акыллы киңәшләре белән һәрвакыт ярдәм итәләр. Илсөяр Зыятдинова, Гөлназ Вәлиуллина бөтен нәрсәне оештыралар, акчасын гына җыеп бир дә, ярдәм өчен янәшәләрендә генә бул.
Күркәм тормышның якты үрнәге булган хөрмәтле райондашыбыз Рәис Габделфаязо¬вич бу көннәрдә юбилей мәшәкатьләре белән йөри. Юбилеен ихлас, самими үткәрәсе килә аның, кунаклар арасында талантлар бик күп, шуңа да икешәр җыр өйрәнеп килегез, дидем, ди ул үзешчәннәрне янәдән ачарга теләп. Ар¬тистлар чакырып, кон¬церт каратып утырта¬сым килми, җырлашып, яшьлектәге халкыбыз җырларын кире кайтарып, һәркем күңел матурлыгы, җан азыгы алып китсен иде дип телим. Юбилеегыз котлы булсын, Рәис әфәнде. Бәрә- кәт һәм матурлык үрнәге булып, әле бик озак еллар күркәм эшләрегез, игелекле гамәлләрегез белән тирә-юньдәгеләргә нур өстәп яшәргә язсын! Авыл тормышына керткән хезмәтләрегез тарих битләрендә якты эз кал¬дырсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев