Безнең Габдулла Тукай урамында яшь сабый баладан башлап, 80 яшькә җиткән өлкән әби-бабайлар да тора. Урамыбызда бар һөнәр ияләре дә яши, барыбыз да дус-тату булып, бер-беребезгә ярдәм итәбез.
Элеккеге гореф-гадәтләрне онытмау максатыннан, урам яшьләре һәр кич саен җыелып кичен утыра. Елга бер мәртәбә урам яшьләре Сабан туе үткәрә. Капчыкта сикерү, йомырканы кашыкка куеп йөгерү... хәтта футбол кебек спорт төрләре дә бар. Бу көнне урамыбызда татар халкының милли җырлары яңгырый, биюләр гөрли. Әлеге чаралар авылыбызны саклап калып, гореф-гадәтләрне онытмау өчен бик кирәк. Бергә җыелып самавыр чәе белән коймактан авыз итү һәрбер күршене тагын да якынайта, дуслаштыра. Мондый чараларны һәр урам оештырып, дус яшәсә, без бик шат булыр идек.
Алисә-Фидаил Зариповлар
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев