Салават Фәтхетдиновнең улы «Ел алгарышы» номинациясендә җиңүче булды
Җәмгыять

Салават Фәтхетдиновнең улы «Ел алгарышы» номинациясендә җиңүче булды

Казанда беренче тапкыр киберспортчыларны бүләкләделәр.

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Артур Шипилов). «Ел спортчысы-2019» тантанасында җырчы Салават Фәтхетдиновнең улы Рөстәм Фәтхетдиновне «Ел алгарышы» номинациясендә бүләкләделәр.

Ул  узган сезонда Д2-Яшүсмер классындагы ралли-кросс буенча Россия беренчелегенең барлык биш этабында да җиңүче булды.

Шулай ук Казанда беренче тапкыр киберспортчы Гадел Бәшировны бүләкләделәр. Ул компьютер спорты буенча «Россия кубогы 2019» Халыкара турнирның «Компьютер спорты — стратегия, Clash Royale» дисциплинасында икенче урынны алды.

Фото: Султан Исхаков

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Салават

Нет комментариев