Республика күләмендә үткән «Созвездие-Йолдызлык» фестивале җиңүчеләре 29 июльдә Севастопольдә чыгыш ясаячак. Алар бирегә Севастополь хакимияте чакыруы буенча бара. Севастопольдән тыш, «Созвездие-Йолдызлык» лауреатлары Кырым Республикасында да берничә концерт бирәчәк. 1 август көнне алар «Артек» халыкара балалар үзәгенең «Озерный» лагерына 55 ел тулу уңаеннан концерт программасы куячак, ә 5 августта Бакчасарайның үзәк мәйданында шәһәрнең иң яхшы коллективлары белән бергә тамашачыларны сөендерәчәк.
Нет комментариев