Кариле авылында гомер итүче Гөлнур ханым Габделганиева (Чулпан Габделганиеваның әнисе) татар Конгрессы съезды кунакларын каршылауны аеруча да дулкынланып көтте. Ул махсус килгән иде.
Делегация составындагы милләттәшләребез арасында Кемерово өлкәсенең Прокопьевск шәһәреннән килгән аның икенче буын туганының кызы Рушания Наил кызы Щученко бар иде. Рушания Щученконың бабасы Габделхак Шакирҗанов Балтач кешесе. Ул Пүскән кызына, Гөлнур ханымның апасына өйләнеп, Кемерово өлкәсенә эшкә китәләр. Шахтада эшләп, шунда гомер итәләр. Аралар ерак булса да, туган якларына кайтып күрешеп, аралашып яшиләр алар.
Гөлнур ханым Габделганиева: Соңгы тапкыр 5 ел элек Кемеровога кунакка баргач күрешкән идек. Менә кабат очрашу насыйп булды!" дип сөенде.
Рушанияне алар туганнары белән бергәләп, чәчәк бәйләмнәре тотып каршы алдылар.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев