ВПН өчен штраф - 500 мең сум!
Җәмгыять

ВПН өчен штраф - 500 мең сум!

Русия Президенты Владимир Путин җомга көнне Җинаять кодексына үзгәрешләр кертүче законга кул куйды.

Әйтик, закон нигезендә интернетта аңлы рәвештә экстремистик материаллар эзләгән һәм аларга керү мөмкинлеге алган өчен 5 мең сумга кадәр штраф кертелә.

VPN рекламасын тарату өчен 500 мең сумга кадәр штраф каралган.

Номерларны тапшыруны оештыру һәм җинаятьләр кылганда VPN куллануны авырайтучы шарт дип тану өчен җинаять җаваплылыгы кертелә.

Тиешле документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган.

Резеда Галикәева

Чыганак

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев