Яшь татарстанлыларны Әниләр көне алдыннан «Канатлы фәрештә» рәсем конкурсында катнашырга чакыралар.
27 ноябрьдә, Әниләр көне алдыннан, Россия төбәкләре «Канатлы фәрештә» Бөтенроссия акциясенә кушылачак — бөтен Россия буенча балалар гыйбадәтханәләрдә, иҗат студияләрендә һәм сәнгать мәктәпләрендә үзләренең сакчысын — аны ничек күзаллауларын рәсемгә төшерәчәкләр. Акция юкка гына Әниләр көненә туры китерелмәгән. Билгеле булганча, фәрештәләр, әниләр кебек, игелек, мәхәббәт, яклау һәм коткару чагылышы ул.
Акциянең максаты — җәмгыятьнең игътибарын ана һәм балачак мәсьәләләренә җәлеп итү, күп балалы гаиләләрнең иҗтимагый статусын күтәрү, балаларда игелек һәм дөньяга карата кыйммәти ориентация формалаштыруны раслау.
Шулай ук вакыйга кысаларында 1 октябрьгә кадәр «Канатлы фәрештә» Бөтенроссия рәсем конкурсы үткәрелә, анда һәр бала катнаша һәм кыйммәтле призлар отарга мөмкин.
Конкурста «фәрештә-саклаучы» темасына рәсемнәр бәяләнә. Катнашу өчен, ангел сурәтләнгән рәсем ясарга, үз эшеңне фотога төшерергә, #КрыльяАнгела2020 хештегы белән социаль челтәрләргә фото салырга һәм күп балалы гаиләләрнең РФ сайтында гариза тутырырга кирәк.
Конкурс нәтиҗәләре 10 октябрьдә ясалачак.
Тулырак мәгълүмат: многодетные-семьи.рф сайтында.
Фото: pixabay.com
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев