Үзизоляция режимы кайчанга кадәр озайтылган?
Җәмгыять

Үзизоляция режимы кайчанга кадәр озайтылган?

Үзизоляция режимы 14 июньгә кадәр озайтылган. Бу хакта Мәскәү мэры Сергей Собянин хәбәр итте. Шуның белән бергә, башкалада цифрлы рөхсәтләр дә, башка чикләү чаралары да гамәлдә булачак.

Узган тәүлектә Россия башкаласында коронавирустан 71 кеше вафат булган. Аларның барысында да пневмония диагнозы һәм коронавируска уңай тест теркәлгән. Бер тәүлек элек Мәскәүдә 73 кеше үлгән иде. Шулай итеп, пандемия башланганнан бирле, башкалада COVID-19 171 меңнән артык кешедә ачыкланган.
Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/zizolyatsiya-rezhimy-14-iyung-kadr-ozaytylgan

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев