Зөһрә Әхмәтхановага дәүләт бүләге тапшырылды (+фото)
Җәмгыять

Зөһрә Әхмәтхановага дәүләт бүләге тапшырылды (+фото)

Кичә Казанда Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында район ЗАГС бүлеге җитәкчесе, 2014 елдан бирле район “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе урынбасары вазыйфасын башкаручы Зөһрә Әхмәтхановага зур бүләк тапшырылды.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Зөһрә Рифкать кызын “Татар халкы алдындагы казанышлары өчен” медале белән бүләкләде һәм иңнәренә мамык шәл япты.
Хөрмәтле райондашыбызны әлеге олуг бүләккә лаек булуы белән ихластан котлыйбыз!

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев