Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

«8 Март» торты рецепты

Бәйрәм тортының камырын бал тортыныкы кебек ясадым.

Камыр өчен: 3 аш кашыгы бал, 2/3 стакан шикәр комы, 100 грамм атланмай, 1 бал калагы сода, 2 йомырка, 3 стакан он.

Бал белән атланмайны «су мунчасы»нда бер масса булганчы эретергә кирәк. Аннары бу массаны суытырга, калган ингредиентларны салып камыр басарга.

Җәймәне пергамент кәгазьгә куеп җәяргә һәм алдан әзерләп куйган 8 өлгесен куеп кисәргә, кәгазе белән табага күчерергә. Табаны майларга кирәкми. Бер табасы пешкән арада икенче кәгазьгә дә шул ук фигураны кисеп куярга. Әзер булганын кәгазе белән табадан алырга да, икенчесен куеп, духовкага куярга. Коржлар тиз пешә, шул рәвешле пешереп бетерергә. Пешкән коржларны бер-берсе өстенә өеп, тастымал ябып куярга.

Шулай ук бизәү өчен вак печеньеләр һәм бер коржны валчык ясау өчен пешерсәгез була. Корж суынгач уклау белән ваклыйбыз.

Крем чиз өчен: 175 грамм 82 процентлы атланмай, 185 грамм шикәр оны (сахарная пудра), 225 грамм эремчекле сыр («Креметте», «Альметте», «Виолетте»), 1 грамм ванилин.

Бүлмә температурасында йомшарган атланмайны һәм шикәр онын агарганчы (10 минут чамасы) миксер белән болгатырга. Шунда ук эремчекле сыр һәм ванилин өстәргә. Бер масса булганчы болгатырга. Әзер кремны бүлмә температурасында тотарга.

Һәр коржга крем ягып, торт җыярга. Тортның кырыйларына да крем ягарга һәм валчык сибәргә.

Тортны җиләк-җимеш, шоколад, печеньелар һәм төрле әзер кондитер чәчәкләре белән бизәргә була. Шушы ук камырдан һәм кремнан пирожныйлар да ясап куярга була.

Үзегез пешергән бәйрәм торты белән якыннарыгызның күңелен күтәрегез. Чәйләрегез тәмле булсын!

Чыганак: Интертат ; рецепт һәм фото авторы: Гөлүзә Василова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су бүлмәсендә төрле рецептлар торт рецепты