Баклажан салаты (кышка)
Аш-су бүлмәсе

Баклажан салаты (кышка)

Ярты литрлы 10 банкага кирәк әйберләр:

1 кг баллы борыч, 1 кг помидор, 1 кг башлы суган, 1 кг кишер, 1,5 кг баклажан.

Яшелчәләр пешкәндә өстибез:
100 гр шикәр комы, 100 мл үсемлек мае, 100 мл 9% серкә, тәменчә тоз.
Эш барышы:

Борыч, помидор һәм суганны турыйбыз. Кишерне эре угычтан уабыз.
Баклажанны тугәрәкләп турыйбыз һәм тоз сибеп 30-40 минутка калдырабыз. Тураган яшелчәләрне кәстрүлгә салабыз һәм шуңа ингредиентларны кушып 20-25 пешерәбез. Әзер булганчы 5 минут кала 3 тырнак сарымсак салабыз.

Баклажанның ике ягын да кыздырабыз. Стерилизацияләнгән банкаларга катламлап тутырабыз. Банкаларны 15 минутка кәстрүлгә куеп алабыз, капкачларын өстенә куеп пешерәбез. Әзер булгач яхшылап ябабыз.

чыганак

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев