Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Чәкчәк рецепты (+видео)

Татар халкының милли ризыгы кайда да табын күрке булып тора.

Чәкчәк пешерү рецептлары бик күп һәм төрле. Менә бу рецептка 1,5 аш кашыгы аракы да салырга кушылган (мин салмадым).

Чәкчәк камыры өчен: 4 йомырка, 3,5 стакан он, бер чеметем тоз.

Ингредиентларны бергә кушып йомшаграк камыр басарга,\, 30 минут «ял иттерергә». Аннары 1,5-2 мм калынлыкта җәем ясарга һәм 3-5 см киңлегендә, 3 мм калынлыкта токмач кебек кисәргә.

Камырны пешерү өчен 400 грамм яки күбрәк үсемлек мае алырга. аны калын төпле савытка салып, утка куеп кыздырырга һәм камырны өлешләп салып алтын төсенә кергәнче пешереп алырга.

Ширбәт өчен: 6 аш кашыгы бал (әгәр сыек бал аласыз икән, күләмен күбрәк итәргә), 0,5 стакан шикәр комы.

Гөлүзә Василова

Бал белән шикәрне бергә кушып эретергә, чәкчәк камырына салып болгатырга һәм кулны юешләп чәкчәкне өяргә.

Чәкчәк оешсын өчен төнгә яки 3-4 сәгатькә калдырырга кирәк.

Чыганак: Интертат ; фото: Гөлүзә Василова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рецепт чәкчәк чәк-чәк чәкчәк рецепты милли ризык