Гүзәлия Вәлиевадан алма согы рецепты
Укучыбыздан бик җайлы гына алма согы ясау рецепты
Сезнең игътибарга укучыбыз Гүзәлия Вәлиевадан алма согы рецепты тәкъдим итәбез.
12 л чиләкнең яртысыннан күбрәк итеп алмаларны турап, өстенә 7 л. кайнаган су агызып төнгә калдырыгыз. Иртән алманы сөзеп алып, шул суны кайнатып, кабат алмалар өстенә агызыгыз. Кич белән 3 л сокка 1 бокал шикәр комы салып, кайнатыгыз һәм стерильләштерелгән банкаларга тутырып, тимер капкач белән ябып, төреп куегыз.
Нәкъ кибет согы кебек була. Эшләп карагыз әле, иренмәгез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев