Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Яшелчә запеканкасы

Тәмле булсын!

Кирәк булачак: ит фаршы, 2-3 кечкенә ташкабак, 3 баллы борыч, сарымсак, суган, 4 кечерәк помидор, 4 йомырка, 100 г каймак, тәменчә тоз, борыч, каты сыр.

Ташкабакны эре угычтан уарга, тоз сибәргә. Баллы борыч, помидор, суган, сарымсакны шакмаклап турарга. Ташкабакның согын сыгып кушарга. Майланган форманың астына фаршны тигезләп җәяргә. Аның өстенә яшелчәле катнашманы салырга. Аерым савытта йомыркага каймак кушып тугларга. Тәменчә тоз, борыч өстәргә. Йомыркалы массаны яшелчәләр өстенә агызырга.

180 градуслы кызулыктагы духовкада 1 сәгать пешерергә. Өстенә угычтан уылган сыр сибеп, кабат 5 минутка куеп алырга.

Эльмира КАМАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су бүлмәсендә