Кабак һәм ташкабактан рагу РЕЦЕПТЫ
Тәмле булсын!
Кирәк була: 200 г кабак, 200 г ташкабак, 1 кишер, 1 суган, 1 татлы борыч, 1 тырнак сарымсак, 2 аш кашыгы томат соусы, 2 аш кашыгы үсемлек мае, тәменчә тоз һәм борыч, берничә ботак укроп.
Әзерләү тәртибе:
Табада тәме килми торган үсемлек маен җылытыгыз. Шакмаклап туралган суган һәм юка телемнәргә бүленгән кишерне салыгыз. 2-3 минут кыздырыгыз.
Шакмаклап туралган баклажанны һәм орлыгыннан арындырып киселгән татлы борычны өстәгез. Сүрән утта 3-4 минут пешерегез.
Аннан соң кабак белән ташкабакны салып тагын 15 минут тотыгыз. Бераз су салыгыз.
Яшелчәләр пешеп чыгар алдыннан яраткан томат соусын һәм изелгән сарымсакны кушыгыз. Тәменчә тоз һәм борыч сибегез. Тагын биш минут чамасы сүрән утта тотыгыз.
Иң соңгысы итеп урталай ярылган бер тырнак сарымсак салыгыз. Әзер ризыкны яхшылап болгатыгыз. Плитәне сүндереп, тәмнәр яхшы буталсын өчен капкач астында ун минут тотыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев