Кабактан аш-пюре пешерү рецепты
Тәмле булсын!
Безгә кирәк булачак:
кабак,
кишер,
суган,
сарымсак,
шампиньон гөмбэсе,
ак ипи сохарие,
сливки,
тоз, борыч.
Суган белән кишер, сарымсакны сыекмайда җиңелчә кыздырып алабыз. Шулар өстенә тоз, борыч сибәбез дә туралган кабак салабыз. Бер стакан су салып пешергә куябыз. Кайнап чыккач, 20 минут чамасы томалап пешерәбез.
Яшелчәләр пешкәч, блендер белән ваклатабыз. Пюреның тозын кабып карыйбыз, җитмәсә өстибез.
Өстенә сливки салып кайнатып алабыз. Тәлинкәләргә бүленгән ашка, алдан кыздырып әзерләгән гөмбә, сохари салып табынга бирәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев