Әлеге ике төр кәбестә дә бик тиз әзерләнә.
Салкын тиеп авырганда тозлаган кәбестәне бигрәк тә ашарга кирәк. Файдасы ягыннан чәчәк кәбестә белән брокколи да гади кәбестә кебек үк.
Брокколида А, С һәм B витаминнары, кальций, тимер бар. Аны аеруча йөрәк авырулы кешеләргә ашарга киңәш итәләр, ул организмнан холестеринны чыгара, кандагы шикәр күләмен тигезли.Чәчәк кәбестәдә клетчатка, азык җепселләре, үсемлек аксымы, B, С, K витаминнары һәм калий, бакыр, тимер, фосфор кебек микроэлементлар бик күп.
Әлеге ике төр кәбестә дә бик тиз әзерләнә.
Хуҗабикәләр өчен бер киңәш: кайнар суда пешереп алгач, аларны бик салкын суда тотыгыз, шулай эшләгәндә термик эшкәртү процессы тиз туктый һәм аларның төсе дә, формасы да үзгәрми.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев