Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Карлыган җыйдыгызмы әле? Ниләр кайнатасыз?

Газета укучыбыздан тәмле күчтәнәч: кара карлыганнан биш минутта әзер була торган бик тәмле кайнатма рецепты.

Бер нормага кирәк: юып, суы саркытылган 11 стакан кара карлыган, 3,5 стакан су, 8 стакан шикәр комы. Тиешле нормадагы шикәр комын эретәбез, кайнап чыккач, карлыганнарны салабыз. Күбеген җыябыз да, кайнап чыккач, акрын утта 5-10 минут кайнатабыз. Кайнар килеш 7 стакан шикәр комы салып, эреп беткәнче әледән- әле болгатып торабыз.

Стерильле банкаларга тутырабыз. Бик тәмле варенье килеп чыга. Әллә ничә төрле рецепт белән кайнатып карадым, әмма иң охшаганы шушы булды. Сез дә эшләп карагыз әле, үкенмәссез. Бик әйбәт саклана да.

Тәмле булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рецепт аш-су бүлмәсендә карлыган кайнатмасы