“Кәләш салаты"
Салат тагын да тәмлерәк булсын өчен, берничә сәгатькә суыткычка куябыз.
Кирәк була:
300 г ысланган тавык
4 йомырка
1 “Дружба” сыры
2 бәрәңге
Суган
Майонез
Йомырка һәм бәрәңгене пешерәбез, тавыкны вак кисәкләргә бүлеп турыйбыз.
Бәрәңгене – эре, сырны — вак угычтан, йомырканың сары һәм агын аерым уабыз.
Суган ваклап турыйбыз.
1 нче катлам: тавык, майонез
2 нче: суган
3 нче: бәрәңге, майонез
4 нче: йомырка сарысы
5 нче: эретелгән сыр, майонез
6 нчы: йомырканың агы.
Күргәнегезчә, майонезны һәр катламнан соң сыламыйбыз.
Салат тагын да тәмлерәк булсын өчен, берничә сәгатькә суыткычка куябыз.
#кирәклекиңәшләр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев