Коймак рецепты
Аш-су бүлмәсе

Коймак рецепты

Кабарган камырны майлаган табада пешерәм.

Мин болай әзерлим:

1 чәй кашыгы чүпрә, 1 аш кашыгы песок, 5 аш кашыгы җылымса суга 2 аш кашыгы он салып болгатам. әзерәк сыек май салам.

Сыеклык әчеп күтәрелүгә, әзерәк сөт җылытып салам, тоз, шикәр комы тәменә карап, 1 йомырка салам, он салып бик сыек булмаган камыр куям.

Кабарган камырны майлаган табада пешерәм.

Чәйләрегез тәмле булсын!
 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


аш су

Нет комментариев