Кычыткан ашы пешердегезме әле?
Кычыткан чүп үләне генә түгел, белеп кулланганда дару да.
Яз көне бер-ике тапкыр кычыткан ашы ашап калырга кирәк, диләр. Килешәсезме?
Кычыткан элек әби-бабаларыбызны ачлыктан коткарып калган булса, хәзер аны төрле витаминнарына бай булганлыктан ашарга кушалар. Ул калий, кальций, магний, тимер ише макроэлементларга бай. Кычыткандагы кебек С витамины хәтта лимонда да юк. Шуларга өстәп, В һәм К төркеме витаминнары, кырмыска кислотасы (нәкъ шушы кислотасы белән «чага» да инде ул)…
Кычыткан кандагы гемоглобинны һәм эритроцитларны арттыра, шикәрне, холестеринны киметә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев