Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Кышка яшелчә белән балык әзерләү рецепты

Тәмле булсын!

1,5 кг минтай балыгы (нинди төр балык та ярый),
1 кг помидор,
4-5 кишер,
2-3 суган,
5 төймә хуш исле борыч,
3 аш кашыгы шикәр комы,
1 аш кашыгы тоз,
150 гр үсемлек мае,
3 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе.

Балыкны әйбәтләп юып, телемләп турыйбыз.
Банка hәм капкачларны юып, парлап әзерләп куябыз.

Кәстрүлдә су кайнатып, шуңа тоз өстибез. Балыкларны да салып, 5 минут кайнатып алабыз. Суганны шакмаклап турап, эре угыч аркылы үткәрелгән кишер белән майда кыздырып алабыз.

Иттарткычтан чыгарылган помидорны, тоз, борыч, шикәр комы, дәфнә яфрагы салып, 30 минут капкачын ябып кайнатабыз. Балыкны помидорлар янына салып, сүрән утта 5-6 минут томалап пешерәбез. Аш серкәсен салып, 2 минут пешерәбез. Банкаларга тутырып, капкачларын ябып, каплап куябыз.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев