Лилия Әскаровадан кыяр тозлау рецепты
Тәмле булсын!
Кыяр тозлау һәм ассорти өчен менә дигән рецепт.
3 л банка төбенә 1 зонтик укроп, 5 түгәрәк борыч, 3 канәфер (гвоздика) һәм сарымсак салабыз, кыярларны тыгызлап тутырабыз. Өстенә кайнар су агызып 10-15 минут тотабыз да кире бушатабыз.
Рассол: 3 аш кашыгы тоз, 6 аш кашыгы шикәр комы, 9 аш кашыгы 9 процентлы уксус салып, кайнатып янәдән кыярлар өстенә коябыз да, ябып куябыз.
Тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев