Лилия Әскаровадан релиш (кыярдан икра) рецепты
Аш-су бүлмәсе

Лилия Әскаровадан релиш (кыярдан икра) рецепты

Әзер соусны кайнар килеш стерильләштерелгән банкаларга салабыз. Суыткычта саклыйбыз

Релиш кыш көне ит, балык, бургер, ипи өстенә ягып ашарга бик тәмле. 

Рецепт ике порциядә

  • кыяр 1 кг.
  • суган 2 шт.
  • болгар борычы 2 шт.
  • ачы борыч 1 шт.
  • тоз  1 аш кашыгы
  • песок 150 гр.
  • куркума 1 чәй кашагы
  • горчица зернистая 60 гр.
  • горчица дижонская 100 гр. 
  • уксус 9% 50 мл.
  • сыекмай 50 мл.
  • крахмал 1 чәй кашыгы + 70 мл. су

Кыярны вак шакмакларга турыйбыз, борычны һәм суганны эре иттарткыч аша чыгарабыз. Барысын да кәстрүлгә салабыз, кайнап чыккач, 10 мин пешерәбез. Аннары су белән сыекландырылган крахмал өстибез һәм 5 мин кайнатабыз.

Әзер соусны кайнар килеш стерильләштерелгән банкаларга салабыз. Суыткычта саклыйбыз.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


аш-су бүлмәсендә

Нет комментариев