Лилия Әскаровадан тушенка рецепты
Аш-су бүлмәсе

Лилия Әскаровадан тушенка рецепты

Әзер тушенкаларны салкын урында сакларга.

Ярты литрлы банкаларны яхшылап юып, банка төбенә 1 чәй кашыгы тоз (тигезләп кенә), 5 кара борыч салам. Аннары шакмаклап туралган итне тыгызлап тутырасы. 1 аш кашыгы су салып җибәрергә.

Фольга белән каплап, салкын духовкага куясы, мичне әкренләп җылытып, 180 градуста кайнап чыкканчы тотарга, аннан соң 140 градуста 4 сәгать пешерәсе.

Пешеп чыккач, стериль капкачлар белән ябып куярга. Салкын урында сакларга.

Лилия Әскарова

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


аш-су бүлмәсендә

Нет комментариев