Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Меренга рулеты рецепты

Сез дә пешереп карагыз әле.

Бизе өчен:

  • 6 йомырка агы
  • 250 грамм шикәр
  • 20 гр кукуруз крахмалы
  • бер чеметем тоз

Крем өчен: 

  • 33 процентлы сөт өсте - 100 гр
  • эремчекле сыр-100 гр
  • шикәр комы – 50 грамм

Йомырка агына бер чеметем тоз салып миксер белән күпертәбез. Аннары шикәр өстибез. Әзер масса савытны өстен аска әйләндергәч түгелергә тиеш түгел. Аннан крахмал өстибез.

Табага пергамент җәеп, массаны шуның өстенә тигезләп җәяргә.

Алдан 140-150 градуска кадәр җылытылган мичкә 30-35 минут пешерергә. Кызара башлагач, мичтән чыгарырга. Суытырга.

Ул арада крем ясыйбыз. Крем ясар алдыннан барлык ингредиентлар да салкын булырга тиеш. Башта сөт өстен миксер белән күпертәбез, аннан шикәр комы һәм эремчекле сыр өстибез.

Кремны бизе өстенә ягабыз, аннан рулет итеп төрергә, аннан аны төнгә суыткычка куярга. Рулетның өстен җиләкләр белән бизәргә була. 

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев