Песочный камыр рецепты
Аш-су бүлмәсе

Песочный камыр рецепты

Камырга теләгән эчлек салып пешерергә була

Иң шәп маргарин яисә сыер мае ,200 гр. Шуны теркадан кырабыз һәм 3-4 стакан он белэн уабыз.

Икенче бер савытта,150 гр кефир, ярты стаканлап шикәр комы, бер чэй калагы чүпрә,1 йомырка, тәменчә тоз, ванилин, бөтенесен яхшылап бутап ышкылган онлы майга кушабыз, йомшак итеп камыр басабыз. Кулга ябышкан очракта он өстәргә була. Камырны ярты сәгаткә суыткычка куеп ял иттерәбез. Соңыннан кабартмыйча гына пирог ясап  180*С та пешерэбез. Бу рецепт ике пирогка җитә.

Тәския апагыз

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


пирог

Нет комментариев