Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Шоколадлы торт

Чәй янына тәмле торт пешерәбезме, дуслар? Үзе җиңел генә әзерләнә торган торт бик тәмле дә, матур да килеп чыга.

Камыр ясау өчен 150 грамм бал, 3 йомырка, 2 аш кашыгы шикәр комы, 50 грамм чикләвек, 180 грамм он, 1 чәй калагы пешекче порошогы, киптереп вакланган лимон яки әфлисун кабыгы кирәк булыр.

Крем өчен: 60-70 грамм шоколад яки 1,5 кашык какао, 2 йомырка, 2 шәр аш кашыгы шикәр һәм он, 1 стакан сөт, 50 грамм атланмай, ванилин алына.

Башта камыр әзерлибез. Йомырканың сарысын һәм агын аерым-аерым күпертәбез. Куе ак күбеккә тамчылап кайнар бал тамызабыз, сарысына шикәр, лимон яки әфлисун кабыгы, ванилин, пешекче порошогы кушабыз. Аннары күперткән йомырка сарысын агына он һәм төелгән чикләвек белән аралаштырып өсти-өсти куе камыр туглыйбыз.

Камырны атланмай сөрткән һәм манный ярмасы яки вак сохари сибелгән табага салып, уртача кызулыктагы мичтә 25-30 минут пешереп алабыз.

Камыр пешкән арада крем әзерләнә: шоколадны ваклыйбыз, аз гына су кушабыз да савыты белән кайнап торган суга утыртып эретәбез, аннары күперткән йомырканы һәм шикәр комы салабыз. Сөтне аерым савытта кайнатып, әлеге массага кушабыз. Крем куерганчы болгата-болгата җылытабыз һәм куерып җиткәч кенә суытырга куябыз, дип яза Кызыл таң.

Әзер крем суынган җәймәнең өстенә һәм як-якларына сылана. Чәйләрегез тәмле булсын, дуслар!  

 

 

Фото: pixabay.com/ru
Автор:Зөлфия Фәтхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су бүлмәсендә