Сливадан повидло
Аш-су бүлмәсе

Сливадан повидло

Повидлоны десерт яки бәлеш-бөккәннәр эчлеге сыйфатында кулланырга мөмкин.

Кирәк булачак: 3 кило слива, 3 кило шикәр комы, 1,5 стакан су.

Сливаны юып, төшен алабыз да кәстрүлгә салабыз. Суга шикәр комы кушып, сироп кайнатабыз. Сиропны җимеш өстенә агызып, 2 сәгать тотабыз. Шуннан салмак кына утка куеп, кайнатып чыгарабыз. Төнгә суытырга калдырабыз.

Иртә белән яңадан утка куябыз: кайнап чыккач, салмак кына утта тагын 10 минут кайнатып алабыз. Тулысынча суынгач, кабаттан ике тапкыр шулай эшлибез. Кайнар повидлоны стерильләштерелгән банкаларга тутырып, тимер капкач белән ябабыз.

Ватаным Татарстан

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


аш-су бүлмәсендә

Нет комментариев