Ташкабак көймәләре пешерү ЫСУЛЫ
Аш-су бүлмәсе

Ташкабак көймәләре пешерү ЫСУЛЫ

Кирәк булачак: ташкабак, тавык ите, шампиньон гөмбәсе, помидор, суган, тоз һәм борыч.

Тавыкның ак итен турап, табада кыз­дырырга. Шуңа суган, шампиньон гөмбәсе турап салырга, бераз кызгач, аз гына су агызып, борыч, тоз кушып пешерергә. Ташкабакны урталайга бүлеп, эчен алып уемларга, тоз сибәргә. Ташкабак йомшагын вак­лап турап, ит, гөмбә, суганнар янына салырга була. Көймә итеп ясалган ташкабакка әзер гөмбәле, итле катнашманы тутырырга, өстенә вак итеп туралган помидор һәм угычтан уылган сыр сибәргә дә духовкага пешерергә куярга. 

 

Исмегөл Зәйнуллина,
Саба, Иләбәр.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/

tashkabak-kymlre-pesher-ysuly

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


аш-су бүлмәсендә тәмле ризык

Нет комментариев