Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Тәмле булсын: ҖИЛӘК ПИРОГЫ

Камыр өчен: 1 йомырка, 100 грамм шикәр комы, 100 грамм сыер мае, 200 грамм он, 1,5 чәй кашыгы камыр күперткеч.


Эчлек: 100 грамм шикәр комы, 1 йомырка, 500 грамм эремчек, 1,5 чәй кашыгы ванильле шикәр, 70 грамм каймак, җиләк.

Иләнгән онга камыр күперткеч салабыз. Суыткычтан алынган майны шакмаклап турыйбыз да он белән кушабыз. Вакланганчы озаклап уабыз. Шуңа йомырка белән шикәр комы кушып, камыр басабыз. Эчлек әзерләгән арада аны 30 минутка суыткычка куеп торабыз.

Эремчеккә шикәр комы, ванильле шикәр, йомырка һәм каймак салып болгатабыз. Табаны майлап, камырны җәябез. Өстенә эремчекле массаны салып, иң өскә җиләкләрне тезәбез. 40 минут газ мичендә пешерәбез.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X