Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Тутырган каз әзерләү рецепты

Болай эшләүнең өстенлекле ягы шул: каз тулысынча тәмләткечләрне һәм тозны үзенә сеңдерә.

Казны әзерләү өчен:

· 10 литр җылымса су
· 700 грамм тоз
· 2 тырнак сарымсак
· 6 дәфнә (лавр) яфрагы
· кипкән шөет (укроп) орлыклары
· 10-15 бөртек кара борыч

Казны пешерү өчен:

· 3,5 - 4 кг каз
· 7 әче, яшел алма (антоновка сорты булса яхшы)
· 1 уч төшле караҗимеш
· 0,5 аш кашыгы аджика
· 1 аш кашыгы майонез
· пешерү өчен махсус пакет

Чиләккә 10 литр җылымса су салырга, анда 700 гр тозны эретергә, шуңа сарымсак, дәфнә яфрагы, кара борыч, шөет орлыгы өстәргә. Шушы суга казны салырга, чиләкнең өстен капларга. Каз тулысынча суга күмелергә тиеш. Бүлмә температурасында 1 тәүлек тотарга. Болай эшләүнең өстенлекле ягы шул: каз тулысынча тәмләткечләрне һәм тозны үзенә сеңдерә.

Икенче көнне казны судан алып, салфетка белән корытабыз. Аджика һәм майонезны кушып, казның эчен-тышын сылыйбыз. Алманың үзәген алып, 4 өлешкә бүләбез. Караҗимешне юабыз, төшен алабыз. Аннары алманы кара җимеш белән катнаштырып, каз эченә тутырабыз.

Казның ярылган җирен тегәбез һәм пешерү өчен махсус пакетка тыгабыз. Пакетның өстен энә белән берничә җирдән тишеп, духовкага 2 сәгатькә куябыз. Духовканы алдан җылытып кую зарур. Пешерү өчен оптималь температура - 180 градус. Каз пешкәннән соң, аның суынганын көтәргә кирәк. Телемләп турап, алма һәм караҗимеш белән бизәп табынга чыгаралар.

Чыганак: Милли хәзинә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев