Балтач аграрийлары ел ярымлык азык запасы булдыру бурычы куелды (+фото, видео)
Авыл хуҗалыгы

Балтач аграрийлары ел ярымлык азык запасы булдыру бурычы куелды (+фото, видео)

Кичә хуҗалыкларның игенчелек һәм терлекчелек белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре катнашында "Дуслык" хуҗалыгы территориясендә сыйфатлы сенаж хәзерләү юнәлешендә семинар-киңәшмә узды.

Семинар эшендә биология фәннәре буенча кандидат, "Лаллеманд" компаниясе вәкиле Альберт Сәйдәш улы Карандаев, "СолидКорм" - биологик консервантлар җитәкчесе Илшат Мидхәт улы Хөснуллин, "Сельхозснаб - Балтач" директоры Ирек Мөхәммәтхан улы Хаҗиев катнашты.
- Районыбыз күмәк хуҗалыкларында терлекләрне уңышлы кышлату өчен кимендә ел ярымга җитәрлек азык запасы булдыру кирәк һәм әлеге бурыч һичшиксез үтәлергә тиеш, - диде район башлыгы Рамил Нотфуллин.

Быел районыбыз күмәк хуҗалыкларында терлекләрне уңышлы кышлату өчен барлыгы 173 мең тонна сенаж, 37 мең тонна печән, 124 мең тонна силос хәзерләү планлаштырыла. Бурыч буенча 1 шартлы терлеккә 28 цетнер азык берәмлеге исәбендә терлек азыгы хәзерләнергә тиеш.

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев