Моннан бер ай элек хуҗалыкларда җәйге чорда сөт саву һәм сатуныӊ узган елгы дәрәҗәдән дә ким булуы күпләрне хафага салды.
Шулай булмый ни, бүгенге көндә хуҗалыклар сөт сатудан кергән керем хисабына яшиләр бит. 11 август көненә район хуҗалыкларында 200737 тонна сөт савылды, шуныӊ 190790 тоннасы сатылгын. Иӊ күп сөтне «Татарстан» хуҗалыгында савалар - 16993 тонна, икенче баскычта Тимирязев исемендәге һәм «Кызыл юл» хужалыклары. Аларда көндәлек 14 меӊ килограммга якын сөт савыла.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев