Балтачта терлекчелек эшләре буенча апрель аена нәтиҗә ясадылар
Авыл хуҗалыгы

Балтачта терлекчелек эшләре буенча апрель аена нәтиҗә ясадылар

Көн тәртипләре буенча җаваплы җитәкче-белгечләрнең чыгышлары тыңланылды

Район Советының утырышлар залында район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин терлекчелек эшләре буенча агымдагы елның апрель аена нәтиҗәләр ясау киңәшмәсе уздырды. ‎Киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы, авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре җитәкчеләре, зоотехниклар һәм белгечләр катнашты.

‎Киңәшмәнең беренче көн тәртибе буенча, «Биофилм» җәмгыяте директоры Андрей Геннадьевич Шестаков «Лактиопион» линейкасы биопрепаратларын кулланганда эре мөгезле терлекләр үстерүнең икътисадый нәтиҗәлелеген арттыруның фәнни-гамәли нигезләмәсе» темасына чыгыш ясады. ‎ ‎

Шулай ук көн кадагында җәмгыятьләрдә терлекчелек тармагында дүрт айлык һәм апрель аеның хезмәт нәтиҗәлелегенә тулы йомгак, җәмгыятьләрдә ветеринар-санитария торышы, авыл хуҗалыгы өлкәсендә агымдагы эшләргә күзәтү ясалды, киләчәк эшчәнлек юнәлешенә бурыч-максатлар билгеләнде

Көн тәртипләре буенча җаваплы җитәкче-белгечләрнең чыгышлары тыңланылды. ‎

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


киңәшмә

Нет комментариев