«Дуслык» хужалыгында игеннәрне җыеп-алу төгәл оештырылган. Бу хуҗалыкныӊ игенчелек өлкәсендәге эшен район башлыгы Рамил Нотфуллин яхшы яктан бәяләп узган иде.
«Маргарита» (бу әле яӊа сорт), «Экадо», Льговская -4» сортлы бодай басулары чиста, җыелган бусулардан уӊыш чагыштырмача югары. Кайсы культура чәчелгән басуны карасаӊ да, бар җирдә пөхтәлек, вакытында һәртөрле кирәкле агротехник чара башкарылган монда. Игеннәре суктырылган басуда саламны җыеп баралар, артыннан инде трактор җирне сөреп бара.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев