«Дуслык»та борчактан бодайга күчтеләр
Авыл хуҗалыгы

«Дуслык»та борчактан бодайга күчтеләр

Инде хәбәр итүебезчә, «Дуслык» хуҗалыгы районда беренчеләрдән булып борчак суктыруга керешкте.

Бүгенге көндә 130 гектар мәйданда борчак инде суктырылган, уӊышы артык мактанырлык булмаса да, елы өчен ярый, сузылып йөрсәӊ, монысыннан да колак кагырга мөмкин, диләр монда.

Хуҗалыкныӊ 5 комбайны да парадны көзге бодай басуында узды. 90 гектарлы бу басуда уӊыш һәр гектардан 27 центнер чыгып бара.

Комбайнчылар арасында иӊ тәҗрибәлесе Сәлим ага Вафин. Бу елда аӊа 75 яшь тула. Инде басуга, урып-җыюга быел чыкмамын дигән идем, кире уйладым.  Бергә эшли торган улыма да җиӊелрәк булыр, аннан күӊел дә комбайн янына тарта, ди ветеран.

Уӊышлар Сезгә, тырыш игенчеләр!  

Фото: автор

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


урып-җыю урак өсте дуслык хуҗалыгы

Нет комментариев