22 июнь көнне күмәк хуҗалыкларын ашыгыч рәвештә Тимирязев исемендәге хуҗалыкта сенаж салу урынына чакырылды.
Аяк өсте үткән киӊәшмәдә районда терлек азыгы әзерләүнеӊ торышыныӊ ифрат начар хәлдә булуына басым ясап әйтелде һәм урыннардагы эшнеӊ барышына «кемдер эшли, кемдер сәбәп эзли», дип бәя бирелде.
Район башлыгы Рамил Нотфуллин бу өлкәдә күп урында эшнеӊ начар оештырылуын билгеләп үтте. Узган елгы дәрәҗәдән 10 мәртәбә кимрәк терлек азыгы әзерләү безне бизәми, диде ул.
2016 елда шушы чорда районда бер баш терлеккә 10 шартлы азык берәмлеге әзерләнгән булса, бу елда ул юк дәрәҗәсендә. Ә бит эшне оештырган күмәк хуҗалыклар бар һәм аларныӊ башкарган эшләре дә бу ел өчен күләмле.
Печән әзерләү өчен мөмкинлек булмаганлыктан бар көч сенаж әзерләүгә юнәлдерелергә тиеш. «Бөрбаш», «Татарстан», «Дуслык» һәм эшне яӊа башлаган Тукай исемендәге хужалыкларда терлек азыгы әзерләү белән танышканнан соӊ, дөрестән дә бу мөһим эшне башкарырга барлык мөмкинчелекләр барлыгына рәисләр инандылар.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев