Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Азьлане

Сокланмый мөмкин түгел

Эссе август ае. 2015 ел. Безнең кадерле балаларыбыз ак бантиклар тагып, матур күлмәкләр киеп, беренче тапкыр балалар бакчасына килделәр.

Тәүге танышу мизгелләре әле дә хәтеребездә. Язмам  тәрбиячеләребез Фирдания Шәриповна һәм Илсөяр Камилевна хакында. Без аларны беренче күрүдә үк үз иттек. Һәрвакыт балалар дип өзелеп торучы, тырыш, аралашучан, кешелекле, ачык йөзле алар. Фирдания Шәрип кызы Зарипова 1963 елның 27 декабрендә  Яңа Салавыч авылында туа, үсә, урта белем ала. Казан педагогия көллиятен тәмамлый. 1984 елда Кариле балалар бакчасында эшли башлый. Фирдания Шәриповнаның эшли башлавына 36 ел булган.

Илсөяр Газизова Чепья авылында дөньяга килә. Казан педагогия көллиятен тәмамлый. 1984 елда Кариле балалар бакчасында эшли башлый. Тәрбиячеләребезнең уң кулы булган Гөлфирә Маннанова 1968 елның 23 апрелендә Чапшар авылында туа. 1982 елда 10нчы сыйныфны тәмамлагач, Балтачта 2 ел мех фабрикасында эшли. 1984 елда Кариле балалар бакчасына эшкә килә. 35 ел инде шушы хезмәтенә тугры булып хезмәт куя. Рәсем ясарга, биергә, чигәргә, җырларга ярата. Сезнең якты карашыгыз булганга күрә сабыйларыбыз балалар бакчасына теләп йөрде. Сез балаларыбызга төрледән-төрле матур уеннар оештырдыгыз, җыр-биюгә өйрәттегез, балаларның акыл, зиһен сәләтен үстердегез.  Сезнең сабыр холкыгыз, алтын кулларыгызга сокланмый мөмкин түгел.

Чыгарылыш балаларының әти-әниләре исеменнән, Лилия Газыймова (Гарифуллина),

Кариле авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев