Хезмәт

Балтач районы

16+
Бакчачыга

Бакчачыга белгеч киңәше

Климат үзгәрүе аркасында бакчачылар да элеккеге орлыкларга түгел, корылыкка чыдам сортларга өстенлек бирергә тырыша икән

Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Никита Чаплин хәбәр итә дип яза Шәһри Казан. Соңгы елларда бакчачыларның тормыш девизы — артык тырышмыйча гына күп уңыш алу. Шуңа күрә алар һава шартларына бирешми торган сортларга һәм гибридларга өстенлек бирә. 

Бакчачылар соңгы елларда помидорның «Де Бароа», «Черный принц», борычның «Рамио» сортларын утыртырга тырыша. Ә менә кәбестәнең «Бронко» гебриды, яшел тәмләткечләрдән «Руский размер» салаты, укропның «Гайзер» сорты аеруча популяр икән. Депутат фикеренчә, мул уңышка нигез сортларны сайлауда гына түгел, өсләренә ябыла торган заманча материаллар белән эшли белүдә дә.
Мондый чүпрәк кебек материаллар туфракта тиешле температураны көйләүгә ярдәм итә. Тик аларны алганда калынрагына өстенлек бирергә кирәк. Юкалары салкыннарны үткәрүчән була. Андыйлары бары җәйге чорда корткычлардан һәм кояш нурларыннан бераз саклау өчен генә файдаланалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: орлык чәчү