Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Бакчадагы җиләк-җимеш агачларын көзге кисү: үсемлекләргә зыян китермичә аны ничек дөрес башкарырга

Бакчада җиләк-җимеш агачларын һәм куакларын кисәр вакыт җитте.

Кайбер үсемлекләрне кышкы сынауларга дөрес әзерләргә кирәк, икенчеләре вегетация чорында стихиядән зыян күрергә өлгергән һәм аларга ашыгыч рәвештә белгеч катнашуы таләп ителә. Көзен агачларны ничек дөрес итеп кисәргә кирәклеге  турында «Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге»  ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина сөйли.

Көзен агачларны  яфраклары  коелып беткәч кисәргә  кирәк, ул чакта агачлардан сүл бүленеп чыгу  тукталган  була һәм агачлар өчен   тынычлык чоры  башлана.   Процессны салкыннар башланганчы тәмамларга кирәк.

 Бер кисүдә  берьюлы бик күп зур ботакларны кисәргә ярамый. Бу агачны шактый зәгыйфьләндерергә һәм хәтта авыру китереп чыгарырга яки киләчәктә бөтенләй үсүдән туктауга китерергә мөмкин. Авыру билгеләре  булган, сынган яки корыган  ботаклар  беренче чиратта киселә.

Зур ботаклар киселгәч, киселгән урыннарны, һичшиксез, майлы  буяулар  яки  кисек урыннарны  төзәтә торган  башка чаралар  белән   буяп куярга  кирәк.  

Агач-куакларны кискәндә  һәрвакыт үткен һәм сыйфатлы инструмент  кулланырга тырышыгыз,  чөнки үтмәс  инструмент аларга озак төзәлә торган яралар ясарга  мөмкин.

Чыганак: agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бер соравым бар иде,кемдер әйтә алма агачын хужа кешегә кисәргә ярамый диеп,дөрес микән ул,шуны беләсе килә иде.кемдер әйтә хужа кешегә кисәргә ярый диеп,бакчада карт алмагачы бар,аннары алма бирми торганы бар,нишләргә дә белгән юк.аны күрше кереп кисмәячәк бит инде.

    Теги: бакчачылык