Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Җәен бакча җиләген чиләкләп җыяр өчен, язын ни эшләргә?

Яфракларны йолкып алмагыз, матур итеп кенә кисегез.

Бакча җиләген дөрес иттереп тәрбияләсәң, мул уңыш та җыеп алырга була. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Җиләк чәчәк атканчы берничә эшне башкарырга кирәк. 

* Башта үсемлекне кисәләр. Иске яфракларын алып ташлыйлар. Алар җиләкнең энергиясен алып утыра. Иске яфракларда авырулар һәм корткычлар да була. Яфракларны йолкып алмагыз, матур итеп кенә кисегез. Үсемлекне бакчага таратып үрчетергә җыенмасагыз, зур җиләкләр үстерергә теләсәгез, мыекчаларны да кисеп алыгыз.  

* Җиләкнең төбен йомшартыгыз. Иске мульчаны алып ташлагыз. Бик тирән казымагыз, йомшак тамырларны зарарларга ярамый. Төпләрне йомшарткач, ылыслардан, саламнан яки пычкы чүбеннән яңа мульча җәегез.

* Җиләккә ашлама кертергә онытмагыз. Гадәттә, комплекслы ашламалар кулланалар. Аларда азот, фосфор һәм калий була, диелә хәбәрдә.

Фото: https://pixabay.com

Чыганак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев