Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Кычыткан әчеткесенең файдасы турында ишеткәнегез бармы?

Аны суганга, сарымсакка, борчакка, фасоль ише үсемлекләргә ярамый

Кычыткан әчеткесе тиресне алмаштыра. Моның составында калий, кальций, магний, кремний, тимер, бакыр, марганец, цинк бар. Шулай ук А, В, Е, К витаминнары бар. Органик кислоталар һәм башкалар. Моны ясап сипсәң үсемлекләрнең иммунитеты ныгый. Төрле чирләргә, кортларга тотрыклы булалар. Кычыткан әчеткесе суганга, сарымсакка, борчакка, фасоль ише үсемлекләргә ярамый. Ә калган үсемлекләргә, агачларга, чәчәкләргә менә дигән ашлама. Моны сипкәч тернәкләнеп китә алмаган үсемлекләр күтәрелеп китә, аксыл яшел яфраклары куе яшел төскә керә. Агачның җимешләре, помидорлар тиз өлгерә. Баллы булалар. Айга бер сиптерергә, төпләренә сибәргэ кирәк. Мәсәлән, бүген төпләренә сиптегез ди, ә аннан соң ике атна үткәч сиптерәсез.
Төнәтмәне ясар өчен бочка яхшы инде (тимер ярамый). Шунын 2/3 өлешенә кычыткан тутырасыз (орлыкланган булырга тиеш түгел). Калган өлешенә җылы су саласыз. Бочканы пленка белән каплыйсыз. Бик тутырып бетермәгез. Әчи башлагач күтәрелә ул. 1,5-2 атна тирәсе әчи. Көн саен болгатып алырга кирәк. Шуны сибү өчен 1:10 (1 өлеш әчетке 10 өлеш су) исәбеннән ясап сибәсез. Ә сиптерү өчен 1:20 исәбеннән ясыйсыз.

Чыганак: https://vk.com/feed

Фото чыганак: https://cdn.pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев