Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

«Өйнең нуры — гөлләрдә», ди райондашыбыз Зөлфидә (фото)

Тәрәз төпләребездә гөлләр балкып үссен, күңелләргә ямь, матурлык өстәп торсын!

Хәзер бик күп төрле гөлләр сатыла. Орлыктан да, ботактан да үсә торган гөлләр күп. Күпләребезнең өйләрендә тәрәз төбе саен матур — матур гөлләр үсә.

Ә минем тәрәз төбемдә яран гөлләр үсә. Ак, ал, кызыл, кызгылт-сары, алсу-шәмәхә төстәге чәчәкләр күзләрне иркәли, хуш исеннән бүлмәләр сафланып китә. Аны әниемдә бик ярата иде шул, аларга карагач әнием гөлләре кебек итеп карыйм.

Яраннарның хуш исе өйнең энергетикасын яхшырта, тавыш — низаглардан саклый. Салкын тигәндә, тамак авыртканда, ютәл җәфалаганда, йокысызлыктан интеккәндә, кан басымы «уйнаганда», тәндә яралар, тән пешүләр күзәтелгәндә, депрессия вакытында кулланалар аны.

Колак сызлаганда балаларның колагына яран яфрагы тыгып йоклаткан вакытлар булды инде. Хәзер яран яфраклары тыктырып тормый балалар!

Яран матур гөл булу белән беррәттән, кеше сәламәтлеге өчен дә бик файдалы. Ул һавадагы микробларны бетерүче фитонцидлар бүлеп чыгара. Һәм шул рәвешле өйдәге һаваны чистарта, сафландыра. Йокы бүлмәсендәге тәрәз төбендә яран гөлләр үссә тынычланып йоклыйсың.

Гөл үстерү серләрен мин алай белмимдә, кибет балчыгына үзем бакчадагы черемәле балчык кушам. Шул сере, бисмиллаңны әйтеп гөл ботагын төртеп куясың, үзе үсә дә китә. Яраннарның яфраклары су яратмый, корылыкка да чыдам, дымлылыкны да ярата. Биик яратам мин ул гөлләрне!

Кулы җиңел кешедән гөл бик тиз китә дип әйтә иде әнием, дөрестер, нинди гөл утыртсамда бик тиз үсеп китәләр!

Тәрәз төпләребездә гөлләр балкып үссен, күңелләргә ямь, матурлык өстәп торсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакчачыга