Бөрбаш Сәрдегәнендә Җиңү көне ничек үткән? (+фото)
Бөрбаш Сәрдегәне авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган, туган якларына кайткач бакыйлыкка күчкән авылдашлары истәлегенә куелган һәйкәл янына тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, яшьләр, башлангыч мәктәп укучылары җыелган иде.
Тантаналы митингта катнашучы хөрмәтле сәрдегәнлеләр Җиңүнең 73 еллыгы белән котланды. Аларның һәркайсына исәнлек-саулык, тыныч тормыш, күк йөзенең һәрвакыт аяз булуын теләделәр. Чарада катнашучы хезмәт ветераннары һәм шул елларның шаһите булучылар үз истәлекләре белән бүлештеләр, 73 ел үтүгә карамастан, әлеге авыр елларның ачы яралары әле дә төзәлмәүне ассызыкладылар. Чөнки сугыш кемнеңдер балачагын, кемнеңдер әтиле тормышына мәңгелеккә балта суккан. Олы буынны яшьләргә теләге бер – имин киләчәк. Амин, әлеге теләкләр чынга ашып, безгә сугыш дәһшәтен бервакытта да күрергә язмасын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев