Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Балтачта Бөек Җиңүнең 73 еллыгы

Чапшар урамнарыннан нинди полк үткән? (+фоторепортаж)

Чапшар авыл тарихында беренче тапкыр зур тантана "Үлемсез полк" оештырылды.

Чапшар авылы уртасында урнашкан обелиск янында сугыш китергән хәсрәт, михнәт дәрьясын соңгы тамчысына кадәр эчеп, өсләренә ишелгән бөтен авырлыкларга чыдап-түзеп, сәламәтлекләрен, яшьлекләрен, бәхетләрен корбан итүче газиз җаннар – тыл ветераннарыбызны, сугыш чоры ятимнәрен хөрмәтләп, “Һәйкәлләргә килик, гөлләр куйыйк, һәйкәлләрне тыңлыйк тын гына...” дип исемләнгән митинг узды.

Обелиск янына барлык авыл халкы җыелды. Күмәк хуҗалык идарәсеннән килгән кунак  Кәлимуллин Фәнил абый өлкәннәребезгә изге теләкләрен җиткерде. Авылыбызның тарихы белән кызыксынучы, чик сакчысы булып хезмәт иткән Гаязов Шәүкәт абыйның авылдан иң беренче булып сугышка китеп, язучы Гадел Кутуй белән сугышның соңгы көненә кадәр бергә хезмәт итеп, Берлинга барып җиткән, сугыш юлындагы батырлыклары өчен Кызыл Байрак, Беренче һәм Икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнарына ия булган авылдашыбыз гвардия капитаны Бәдегый абый Хисамов турында сөйләгәне бик күпләрдә зур кызыксыну хисләре уятты. 
Ветераннарыбыз өчен бик матур концерт номерлары башкарылды. Өлкәннәребез үзәгенә үткән онытылмас еллардагы гыйбрәтле хәлләрне , башларыннан кичкән хатирәләрне барладылар. Соңыннан сугыш кырында ятып калган һәм монда кайтып вафат булган авылдашларыбыз истəлегенə венок салынды Һәм алар рухына дога кылынды.

Чапшар авыл тарихында беренче тапкыр зур тантана "Үлемсез полк" оештырылды. Бу бәйрәмгә авылыбыздан читтә яшәүче авылдашларыбыз да бик теләп катнашты. Соңыннан сугышта һәлак булган һәм монда кайтып вафат булган авылдашларыбыз рухына дога кылынды, урамда бик күңелле итеп коймак белән чәй эчү оештырылды.

Гүзәлия Вәлиева

клуб мөдире

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев