Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Балтачта Бөек Җиңүнең 73 еллыгы

Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан өч райондашыбызга медальләр тапшырылды (+фоторепортаж)

Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орден медале белән Бөек Ватан сугышында катнашучылар бүләкләнде. Шуларның берсе – райондашыбыз, отставкадагы милиция подполковнигы Мансур Хәсбиуллин.

Кичә Казанның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры бинасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантана узды. Әлеге чарадагы чыгышында Татарстан Президенты туган җирнең азатлыгы өчен гомерен кызганмаган батырларның исеме мәңге онытылмаячагына ышаныч белдерде.

Бәйрәмнең иң кадерле кунаклары булган сугыш ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен, чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов якынлашып килгән Җиңү бәйрәме белән тәбрикләде.

Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә, киңкырлы җәмәгатьчелек эшчәнлеге өчен, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орден медале белән Бөек Ватан сугышында катнашучылар бүләкләнде. Шуларның берсе – райондашыбыз, отставкадагы милиция подполковнигы Мансур Хәсбиуллин. “Сугышлар кабатланмасын, дөньялар тыныч булсын! Медаль өчен барлык ветераннар исеменнән зур рәхмәт”, - диде ул җавап нотыгында.

Бүген исә медальләр белән Балтачтан Гыйльфан Гыйльмуллин һәм Нөнәгәрдән Гыйльметдин Хәбибуллин бүләкләнде. Ветераннарыбызны яңадан бер кат әлеге бүләкләре белән котлап, батырлыклары алдында баш иябез. Рәхмәт Сезгә!

Алсу Гатиятуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев