Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Балтачта Бөек Җиңүнең 73 еллыгы

Исеме мәңгеләштерелде. Кемнең? (+фоторепортаж)

Бөек Җиңү көне якынлашканда эшләнгән мондый изгелек, әлбәттә, үсеп килүче буын өчен дә, калганнар өчен дә зур үрнәк.

Бөек Җиңүнең 73 еллыгын каршы алган көннәрдә районыбызда бик матур чаралар үткәрелде. Бөек Ватан сугышы ветераннары, озак еллар эчке эшләр органнарында хезмәт куйган  Норма авылында гомер кичергән   Шәрифҗан Фазылҗанов истәлегенә мәрмәр такта куелды.

Шәрифҗан Фазылҗановичка мәрмәр такта куелуда шәхсән үземә катнашырга туры килде. Ул көнне Шәрифҗан аганың төп нигезенә аның белән бергә хезмәт итүчеләр, аның хезмәттәге һәм яу кырындагы батырлыкларын үрнәк итеп горурланучылар җыелган иде.

– Портком секретаре буларак миңа күп еллар Шәрифҗан абый белән кулга-кул тотынып эшләргә туры килде. Чынлап та ул һәрбер эшләгән эшен нәтиҗәле итеп башкара белә иде. Халык белән уртак тел тапты. Зур участокта тәртип булдыру, тыныч тормыш, халык матур яшәсен өчен зур көч куйган шәхесләребезнең берсе иде, ­– дип истәлекләрен барлады Норма авылы имамы Рәфкать Нигъмәтуллин.

Шәрифҗан абый белән бәйле кызыклы истәлекләр хакында "Хезмәт" газетасының 11 май саныннан укып белә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев