Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Батырлык

Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллиятенең 2нче филиалында истәлек тактасы куелды (фото)

Чарада егетләр турында бик күп матур хатирәләр искә алынды, алар турында берсеннән-берсе җылы сүзләр әйтелде.

Хәрби операция барышында батырларча һәлак булган батыр егетләребез Рәдис Вафин, Фәнзил Шакиров, Айнур Ризвановларның исемнәрен мәңгеләштереп, батырлар һөнәри белем алган  Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллиятенең 2нче филиалында бүген истәлек такталары куелды.

Чарада егетләр турында бик күп матур хатирәләр искә алынды, алар турында берсеннән-берсе җылы сүзләр әйтелде. 

Чарада катнашкан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Әсгать улы Нугаев һәм район башлыгы Рамил Нотфуллин батырларның якыннарына сабырлык теләде.

- Сезнең батырлык онытырлык түгел, егетләр! Сезнең исемнәр, Сезнең каһарманлык киләсе буыннарда да, һичшиксез, горурлык хисләре уятыр,  – диде алар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев