Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Батырлык

Балтачның иң өлкән волонтеры — Кариле авылында яши (фото)

Рауза апа үзе сугыш чоры баласы. Авырлыкларны, ачлык-ялангачлыкны күп күргән.

Ватанпәрвәрлек хисе, тыныч халыкны яклау буенча хәрби бурыч үтәүчеләргә ярдәм итү теләге күп кешеләрне берләштерде. Районыбыз иреклеләре дә теләктәшлек күрсәтеп, ярдәм итәргә һәрвакыт әзер торуларын мең кат расладылар, үз өсләренә зур җаваплылык алып, хәрби операциядә катнашучы сугышчыларыбызга, госпитальләргә гуманитар ярдәмнәрне илтеп тапшыруда эзлекле эш оештырдылар.

Әлбәттә, әлеге ярдәмнәрне туплау — районыбызның мәрхәмәтле халкының олы ярдәме белән тормышка ашырылды. Тик һәр эштә дә халыкны үз артыннан ияртә, игелекле эшләргә рухландыра, ышаныч бирерлек безнең Балтач волонтерлары кебек әйдәп барырлык актив кешеләр булу мөһим.

Бүген сезне әнә шундый әйдаманнарыбызның берсе, районыбызның иң өлкән волонтеры — Кариле авылында яшәүче Рауза Гайфетдин кызы Сабирова белән таныштырасыбыз килә.

92 яше белән баручы Рауза апа менә инде ике ел кышкы салкын кичләрдә батыр сугышчыларыбызга дип үзе эрләгән сарык йоныннан оекбашлар, бияләйләр, автомат тотарга җайлаштырылган өч бармаклы перчаткалар бәйли. Йон эрләргә утырган саен: «Әни, яшең дә олы, ял ит инде,»- дип үгетләгән кызы белән килене дә, оныклары да бүген районның актив волонтерлары рәтендә. Рауза апа килене Сәвия апа белән җылы оекбаш- бияләйләр бәйләсә, кызы Гөлфәния Мәхмүтова танылган аш-су остасы, хәрби операциядә катнашучы егетләргә чәк-чәк һәм төрле камыр ризыклары пешереп озата.

Нөнәгәр авылында яшәүче оныгы Алсу Шәфигуллина игелекле эшләргә авылдашларын да тарта алган. Алсу районда иң беренчеләрдән булып #ПомощьСВО төркеме белән берлектә тиз пешә торган коры ашлар әзерләргә кереште. Уңган ханым командасы әзерләгән ашларны авыз иткәннән соң Татарстан, Балтач районы солдатларыннан бик күп рәхмәт сүзләре килеп иреште. Алар әзерләгән ашларга бүген дә сорау зур. Эш көннән-көн ныграк җәелдерелә.

Рауза апа үзе сугыш чоры баласы. Авырлыкларны, ачлык-ялангачлыкны күп күргән. Минем өчен «Җиңү» сүзе бик кадерле. Бәйләү энәсенә элгән һәр күзәнәкне хәер дога белән, егетләргә сәламәтлек теләп башлыйм. Әти-әни өчен баласын югалтудан да авыррак хәсрәт юк. Намаз саен Аллаһе Тәгаләдән ил-җирләребезгә иминлек, газиз улларыбызга исәнлек сорап дога кылам, ди ул.

Рауза апа бәйләгән оекбаш-бияләйләрнең исәбе юк. Ул аларны сан өчен бәйләми дә. Саваплы гамәлләрен киң җәмәгатьчелек хозурына да чыгармый. Тыйнак, изге күңелле акъәби ул. Мөгаен игелекле эшләргә дә аның кебек изге күңелле кешеләр генә алына аладыр. Илебез иминлеген саклаучы батыр солдатлар, аларга теләктәшлек күрсәтүче Рауза апа кебек райондашларыбыз булганда көтелгән тынычлыгыбызга ирешә алырбыз, Иншәллаһ! Бердәм булыйк! 

Кайтаваз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев